воскресенье, 27 декабря 2015 г.

Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый

(1878-1954)

Гаяз Исхакый 1878 елның 22февралендә Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин мулла гаиләсендә туа.

Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. «Тәгаллемдә сәгадәт» [1] исемле беренче әсәрен 17 яшендә яза. 1902 елда «Ике йөз елдан соң инкыйраз [2]» исемле хыялый-публицистик повестен төгәлли. 1905 елгы революциягә кадәр үк инде ул дистәгә якын хикәя һәм повесть, ике пьеса һәм «Теләнче кызы» исемле романының беренче кисәген тәмамлый һәм күбесен дөньяга чыгара.

1904 елны Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып китә. «Таң йолдызы» исемле газета чыгара башлый.

Г. Исхакый, хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп, 1906 елда кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Шунда «Зиндан» исемле автобиографик повестен яза. Аннары Архангель губернасына сөргенгә җибәрелә. Шушы авыр шартларда ул «Солдат» повестен, «Теләнче кызы» романының икенче кисәген, берничә пьеса яза. Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нигезендә 1913 елда азат ителә.

Г. Исхакый 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли мәҗлестә катнаша. Ләкин ул милли мәсьәләнең хәл ителү рәвешен, гомумән, Совет властен кабул итә алмый һәм Ватаныннан китәргә мәҗбүр була.

1928—1939 елларда Берлинда яшәп, «Яңа милли юл» исемле журнал чыгара. 1935 елда Кытайда чыга башлаган «Милли байрак» газетасы шулай ук Г. Исхакый тырышлыгы белән дөньяга килә.

Сталинизм чоры башлану белән Исхакый шәхес культын, аның өере урнаштырган режимны матбугат аша рәхимсез утка тота.

Исхакый — татар театрының тууында, үсешендә зур урын тоткан шәхес. 1906 елның апрелендә аның «Өч хатын белән тормыш» , 1907 елда «Ике гыйшык» пьесасы сәхнәдә уйнала. «Алдым-бирдем» драмасы, татар сәхнә әсәрләреннән беренче буларак, 1914 елда Петербургта рус телендә бастырып чыгарыла. 1908—1912 елларда «Тартышу» , «Мөгаллим» , «Кыямәт» , «Җәмгыять» , «Зөләйха» кебек пьесалары дөнья күрә. Аның әсәрләреңдә һәр милләт, үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, үзенә үзе хуҗа булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикер ята.

Талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Г. Исхакыйның әсәрләре озак еллар буе бикләп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде, Г. Исхакый акланды. Аның бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты.

1991 елда Татарстан Язучылар берлеге Г. Исхакый исемендәге премия булдырды.

Әдип 1954 елда 76 яшендә вафат була һәм Төркиянең Истанбул шәһәрендә күмелә.

воскресенье, 20 декабря 2015 г.

Тарих

XX гасыр татар әдәбияты

«Аң» журналының Габдулла Тукайга багышланган чыгарылышы
XX гасырның үзенчәлеге, беренче нәүбәттә, социаль тетрәнүләрсугышлар һәм революцияләрдән гыйбарәт. Ул бигрәк тә Русиясоставына кергән халыклар тарихында ачык чагыла. Бу чорга алар капитализм ныгый барганда, милли азатлык хәрәкәтләре көчәйгәндә аяк бастылар.
1907 елда «Әл-ислах» газетасы«Әхбар» газетасы һ.б., 1912 елда Фәхрелислам Агиевның балалар өчен «Ак юл» журналы,Әхмәтгәрәй Хәсәниның «Аң» журналы һәм башкалар чыга башлыйлар. Бу чорда әдәби татар теле гади гади халыкның сөйләм теле белән якынлаша башлый. 1920 елларда телнең актив терминологик төзелеше татар һәм гарәп-фарсы лексикага, 1930 елларда — русһәм интернациональ лексикага нигезләнеп бара.
Гасыр башында яңа һәм яшь сыйныф — пролетариат — азатлык көрәше мәйданына чыкты. Социализм идеяләре белән коралланган бу сыйныф күп кенә илләрдә хакимиятне үз кулына алу максатын куйды. Шул максатка ирешүдә бигрәк тә Русиядәге эшчеләр сыйныфы алдынгы булды. Аның көчле оешмалары һәм фиркаләре барлыкка килде.
Татар әдәбияты XX гасырга барлык жанрлары формалашкан, мәгърифәтчелек реализмын уңышлы үзләштерә барган хәлдә килеп керде. Беренче рус революциясеннән соң илдә туган шартлар аның тизлек белән үсеп китүенә юл ачты. Шуннан соңгы 10—15 елдататар әдәбияты һәм тематикасы, һәм сәнгатьчәлеге белән яңа үрләргә күтәрелде. Иң мөһиме, кешенең җанын, рухын, иҗтимагый омтылышларын, җәмгыять тормышындагы урынын аңлауда зур үзгәреш барлыкка килде. XIX гасырда әдәби әсәрләрдә аңлы мәгърифәтле кеше үзәккә куела, кешенең шәхси бәхете аң-белемгә бәйләп карала иде. XX гасыр башындагы язучылар кешегә бәхетле булу өчен болар гына җитми икәнлегенә төшенделәр.
Беренчедән, кешенең асыл хасиятен табу һәм күрсәтү өчен иҗтимагый шартлар да мөһим роль уйный дип, икенчедән, кешенең яшәешендә милләтнең язмышы да зур урын тота дип, мәсьәләгә яңача карый башладылар. Гади-гадәти кеше образы әдәбиятның үзәгенә куелды. Аның борчу-шатлыклары, моң-зары, өмет-теләкләре киң чагылыш тапты. Шуның белән бергә, тормышны үзгәртеп кору, искелекләрдән котылу өчен, кеше көрәшче дә булырга тиешлеге ачык итеп куелды. Кыскасы, XX йөз башы әдәбияты кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрде. Кеше үзе өчен яшиме, ягъни аның шәхси бәхете мөһимме? Кеше әллә башкалар өчен дә яшәргә тиешме, аның халык бәхете өчен көрәшүе мөһимрәкме дигән сораулар куелды. Ләкин мәсьәләне нигездә соңгысы файдасына гына хәл итү Октябрь инкыйлабыннансоң барлыкка килгән совет әдәбиятында берьяклы үсеш алды.

Совет Русия чоры әдәбияты

Муса Җәлилнең соңгы әсәрләре җыентыгы булганМоабит дәфтәренең беренчесеЯңалиф белән язылган, тышлыгында автор исемекириллица белән язылганы да күренә
Моабит дәфтәрләренеңикенчесе гарәп язуы нигезендәгеяңа имлә белән язылган
1927 елда Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССРның рәсми килеш латин имләсенә1938 елда Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБның барлык төрки халыкларының әлифбаларын кирилл имләсенә күчерү процесслары да татар әдәбияты тарихында үз эзләрен калдыра.
Ватан сугышы (1941 —1945) елларында татар әдәбиятенең үсешен яңадан күзәтергә була иде. Сугыш вакытында фронтта һәм тылда булган авыр һәмфаҗигале хәлләргә эләккән кешенең рухи халәтен сурәтләүдә, мәсәлән, яңа бизәкләр кулланылды.
Совет хакимияте елларында кеше шәхесенә карата мондый берьяклы карашның өстенлек итүенә дә карамастан, әдәбиятның аерым казанышлары булганын да кинәнеп әйтергә кирәк, ягъни ул үсешен туктатмады. Әлбәттә, бу үсеш темпын XX йөз башындагы яңарыш колачы белән чагыштырып булмый иде. Гасырның беренче чиреге әдәбият өчен аерата уңдырышлы булды. Яңа жанр төрләре һәм формалары барлыкка килде. Психологик һәм иҗтимагый роман, фантастик повестьромантик хикәя һәм драмагражданлык лириасытрагедия һ. б. жанрлар туды, булганнары тагын да үсте һәм баеды. Модернистик характердагы әсәрләр язылды. Кешенесурәтләүдә төп алымнардан берсе булган психологик анализ тирәнәйде. Әдәби тел нормаларытагын да ачыкланды.

воскресенье, 25 октября 2015 г.

Габдулла Тукай. "Исемдә калганнар"





"Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән..."

Нәкъ менә шундый юллар белән чагыштырырлык җирдә туган 1886 елның 26нчы апрелендә татар халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай. Нибары 27 еллык тормыш эчендә Габдулла ага бик күп төрле хәсрәтләр кичерә. Анын язмыш юлына күз салсак, Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында  Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.
Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.
Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.
Уральск чоры
1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. 19051907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.
“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул - укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.
Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.
Казан чоры
1913 елның 15 апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.
Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих ӘмирханХөсәен ЯмашевКәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар КамалСолтан РахманколыйГафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.